«Китапларда безнең хәтер» патриотлык сәгате (6+)

Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары һәм партизаннары батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар. Разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Үзәк балалар китапханәсендә «Китапларда безнең хәтер» дигән патриотлык сәгате үтте. 

цдб сильные духом (2)
цдб сильные духом (3)
цдб сильные духом

Акция «Ватан сугышы партизанына» медале булдырылу көненә багышланган, ул партизан хәрәкәте командирлары һәм җитәкчеләренә тапшырыла. Башлангыч сыйныф укучылары шул еллар вакыйгалары турында белгәннәре белән уртаклашты, аеда катнашкан якыннары турында сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышында яшьтәшләренең нинди роль уйнавын белде һәм «Сугыш балалары» сериясеннән видеолар карады. 
«Партизан балалар» күргәзмәсендә сугыш чоры балаларына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Акция вакытында укучылар «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» җыентыгыннан Анна Печерская хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңлады. Һәр хикәядән соң укыганнар буенча фикер алышу узды. Алар тыңлаучыларда борчылу, геройлар өчен кайгыру хисләре һәм сораулар бирү теләге тудырды. Очрашу ахырында акциядә катнашучыларның барысы да сугыш чорында һәлак булганнарны данлап, бер минутлык тынлык белән искә алды.  

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: